news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә референдумда катнашучылар үзара салым авыл җирлеге өчен әһәмиятле дип саный

Җирлегебезгә кунак булып килгән һәркем Мөслимнең төзеклегенә, чисталыгына, ял паркларына соклануын белдерә, ди халык.

(Мөслим, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Мөслим районында референдумда катнашучылар үзара салымның авыл җирлеге өчен әһәмиятле булуын ассызыклый. Бу хакта районның "Авыл офыклары" газетасы хәбәр итә. 
 
Мөслим районында үзара салым буенча тавыш бирүчеләрнең активлыгы күзәтелә. Кайбер авылларда сайлаучыларның инде яртысы тавыш биреп өлгергән. Район буенча көндезге 12.00 сәгатькә 7314 сайлаучы тавыш бирерә өлгерде. Бу – барлык сайлаучыларның 44,89 проценты, дип яза район басмасы.
 
Октябрь авылыннан мәгариф ветераны Гөлфәрия Сәлимова сүзләренчә, авылда зур үзгәрешләр бар.  "Юллар начар булу сәбәпле язгы-көзге чорда урамның икенче ягына чыгып булмаган чаклар бар иде. Үзара салым җыела башлагач бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек табылды, дияр идем. Хәзер урам юллары төзек, якты, су башнясы алыштырылды", - диде ул. 
 
Озак еллар Баек авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Нурсинә Шәйхәйдәрова фикеренчә, үзара салым акчасының республика тарафыннан дүрт тапкыр арттырылып кайтуы бигрәк тә файдалы. 
 
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева да үзара салым программасын хуплавын белдерде. "Җирлегебезгә кунак булып килгән һәркем Мөслимнең төзеклегенә, чисталыгына, ял паркларына соклануын белдерә. Болар барысы да үзара салым акчаларының максатчан тотылуын һәм җирлегебезне төзекләндерү өчен тотылуын дәлилли", - диде ул.

Ташъелгадан Мөнирә Вәлиева үзара салым акчасының файдасын күреп яшибез, ди. "Авылыбызда чишмә төзекләндерелде, быел исә сугышта һәлак булганнар истәлегенә бик матур стелла куелды. Юллар карала, урам утлары яңартылды. Балалар мәйданчыгында да оныкларыбыз бик яратып уйныйлар", - ди ул.

"Үзара салым җыю программасы кертелгәннән соң авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрде. Күпчелек көнкүреш мәсьәләләрен үз көчебез белән чишәбез. Михайловка зиратына юл салынды. Гагарин урамында юлның асфальт өслеге яңартылды. Проблемалар әле бар, обелискны яңартсак әйбәт булыр иде", - ди Михайловка авылыннан хезмәт ветераны Мизхәт Хәйбрахманов.

Торыш авылыннан Хөмәйрә Садирова бу көздә берничә шәһәргә барырга туры килде ди. "Шәһәрләр безнең Мөслимнән күпкә калыша икән. Үзебезнең район территориясенә керү белән чисталык, тәртип, төзеклек күзгә ташлана. Җирлегебезне чәчәкләр бизи, агачлар ямь биреп утыра. Чүплекләрдән арынып киләбез. Бу эшләрне башкаруда үзара салым акчасының файдасы зур, дип беләм. Быел су линиясе яңартылды", - дип сөйләде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100