news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә районара шигырь язучылар бәйге-фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Призлы урыннарны алучыларга бәйгенең статуэткасы, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Мөслимдә районара шигырь язучылар бәйге-фестивале җиңүчеләре ачыкланды
muslumirc.ru

(Мөслим, 20 апрель, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). Мөслим районы  Иске Карамалы авылы мәдәният йортында Харрас Әюпов исемендәге районара шигырь язучылар бәйге-фестивалендә җиңүчеләр ачыкланды. Бәйге фестивальне авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси-Мәүлиева оештырган һәм үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарада Харрас Әюповның тормыш иптәше Лүзия Әюпова, килене Рүзилә, оныгы һәм туганнары катнашты. Быелгы бәйге – фестивальдә дүрт дистәдән артык шигырь язучы чыгыш ясады. Алар арсында күрше Сарман районы вәкилләре дә бар иде.

Чыгыш ясаучыларга язучы, Алиш исемендәге премия иясе Мөбәһит Әхмәтҗанов бәя бирде. Бәйгенең җиңүчесе дип, Метрәй авылыннан килгән шигырь язу остасы Синара Яббарова билгеләнде. Шулай ук, бәйгедә икенче–өченче урыннарнны алучылар, “Кеше китә, җыры кала” һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр, уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде.

Призлы урыннарны алучыларга бәйгенең статуэткасы, дипломнар һәм әлеге чараны оештыручы Гөлназ Шәмси һәм Харрас Әюповның бертуганнары Әлфи һәм Хакимә Әюповалар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Бәйге фестивальгә килүчеләрне чәй өстәлендә кунак иттеләр. Ахырдан төшке ашка чакырдылар. Барлык катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга һәм әзерләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100