news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак

Районга Азнакай судмедэкспертлары хезмәт күрсәтә.

(Мөслим, 4 февраль, "Татар-информ", «Авыл утлары»). Мөслим район үзәк хастаханәсе территориясендә бу елның көзеннән патологоанатомия бүлеге эшли башлаячак, дип яза районның «Авыл утлары» газетасы.

 Биредә үлемгә китергән чирнең диагнозы ачыкланмаган яисә шик тудырган очракта мәетләрне ярачаклар. Ә инде кешене үлемгә китергән сәбәпләр билгеле булмаса яки аның дөньядан үз үлеме белән китмәү шиге булса, мәет суд-медицина экспертизасына җибәреләчәк. Бүгенгә кадәр мәетләрне ярырга Бөгелмә шәһәренә алып баралар. Мөслим районына Азнакай судмедэкспертлары хезмәт күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot