news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә милли мәгарифкә багышланган секциянең пленар утырышы ачылды

Утырышка кадәр, кунаклар берничә белем бирү учагында булды.

(Мөслим, 9 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Мөслимдә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышы башланып китте. Әлеге секция мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе программасына кертелгән. Кичә инклюзив белем буенча секция эше узган иде.

Бүгенге пленар утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнаша.

Пленар утырышка кадәр, Татарстанның мәгариф хезмәткәрләре Мөслим район үзәгендәге белем бирү һәм мәдәни учреждениеләр белән танышып йөрде. Кунакларга инклюзив белем буенча махсуслашкан Мөслим лицеенда химия-биология, физик-техник һәм социаль-икътисади белем юнәлешләре гамәлдә булуы турында сөйләделәр. Мөгаллимнәр, директорлар, методистлар Мөслим гимназиясендә электрон технологияләр актив эшкә җигелүенә инанды.

"Кояшкай" балалар бакчасында тулысынча капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Бу чыгымнарга Татарстан бюджетыннан 17 миллион сум, муниципаль казнадан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Балалар бакчасында Болгарга багышланган композиция күрсәтелде, шулай ук мәгариф хезмәткәрләре нәниләр тарафыннан Эбру ысулы белән милли бизәкләр ясау сәнгате белән дә танышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100