news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә милли мәгарифкә багышланган секциядә катнашучылар резолюция кабул итте

Резолюциягә милли мәгарифнең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр кертелде.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре” темасына багышланган республика август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган 6 нчы секциясендә катнашучылар резолюция кабул итте.

Искәртеп үтик, “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары” темасына секция утырышы кичә Мөслимдә узды.

Секциядә катнашучылар – мәгариф идарәләре башлыклары урынбасарлары, милли мәгариф системасын камилләштерү, укучыларга туган телдә сыйфатлы белем бирүне, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан, секциядә катнашучылар резолюциягә түбәндәге тәкъдимнәрне керттеләр:

- 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә;
- милли белем бирү оешмалары челтәрен үстерү буенча муниципаль “юл карталары”н гамәлгә ашырырга;
- югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә, милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү эшен дәвам итәргә;
- туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмаларының үсеш программаларын булдырырга;
- күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре (бүлекчәләре) челтәрен киңәйтергә;
- мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында дәвамчанлыкны ныгытырга;
- татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча “юл картасы”н гамәлгә ашырырга;
- татар теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясен төзергә;
- чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә белем бирә һәм әлеге телләр өйрәтелә торган белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен республика семинарларын оештырырга;
- республикада дәреслекләрне әзерләү, апробация уздыру, гамәлгә кертү, укытучыларга дәреслек белән эшләү буенча методик ярдәм күрстәү буенча җаваплылык үзәге булдырырга;
- туган телләрне укыту эшен укыту-методик, ресурс, мәгълүмати яктан тәэмин итүне көчәйтергә;
- татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр әзерләү эшен дәвам итәргә;
- Россия Федерациясе төбәкләренең татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән системалы эшчәнлеген дәвам итәргә;
- Татарстан мәктәпләре һәм төбәкләрдә урнашкан татар мәктәпләре арасында килешүләр төзүне дәвам итәргә, килешүләр нигезендә эшчәнлекне арттырырга.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100