news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә өмә узды

Өмәдә меңнән артык кеше, дистәдән артык техника катнашты.

(Мөслим, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Бүген Мөслимдә өмә үтте. Кайчандыр "Ленин өмәсе" исемен йөрткән чарада районның барлык оешма-предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты, дип яза район газетасы.

Оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистарту белән бергә, үзләренә беркетелгән урамнарда да агачларны, баганаларны агартты, чүп җыйды. Мөслимдәге Пушкин, Курай паркларында, мемориаль комплекста да шундый ук эшләр башкарылды. Райондашларыбыз да, өмәгә кушылып, үзләре яшәгән территорияләрдә җыештыру эшләрен алып барды. Өмәдә меңнән артык кеше, дистәдән артык техника катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot