news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә "Мәк - 2017" операциясе төгәлләнде

Рейдлар вакытында мәк чәчәген кулланган бер райондашыбыз ачыкланды һәм суд карары белән 13 тәүлеккә административ сак астына алынды.

(Мөслим, 11 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). "Мәк - 2017" операциясе төгәлләнде. Бер райондашыбыз административ сак астына алынган, дип яза җирле басма.

Ел да ике этапта үткәрелүче “Мәк-2017”операциясе бу елны да зур масштабларда уза. Бүгенге көндә операциясенең беренче этабы төгәлләнде. Аның барышында наркотик үсемлек булган мәкнең кеше организмы өчен зыяны, мәк үстерүчеләрнең, әлеге үсемлек белән бәйле операцияләрдә катнашучыларның юридик җаваплылыкка тартылуы турында аңлату алып барылды.

Рейдлар вакытында мәк чәчәген кулланган бер райондашыбыз ачыкланды һәм суд карары белән 13 тәүлеккә административ сак астына алынды. “Операциянең икенче этабы 17 июльдә башлана. Бу этапта составында наркотик матдә булган үсемлекләрне законсыз игү очракларын ачыклау, аларны юкка чыгару бурычы куела. Профилактик операция 30 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк”, – ди район эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные полиция подполковнигы Эльмир Шәймәрданов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100