news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләре республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза

Республиканың муниципаль берәмлек башлыкларына тантаналы төстә мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшырылачак.

(Мөслим, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре" темасына республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Пленар утырышка кадәр, Президентның Мәктәптән тыш эш үзәгенә, Сарман аграр көллияте филиалына, "Печән базары" мәйданына һәм башка берничә учреждениегә баруы ниятләнә. Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә проектлар күргәзмәсе белән танышкач, республиканың муниципаль берәмлек башлыкларына тантаналы төстә мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшырылачак.

Август киңәшмәсе кысаларында, үткән атнада инде берничә чара уздырылды. Алабугада укытучыларның VIII халыкара фестивале, Иннополиста 2 секция утырышы, Мөслимдә төрле категория мөгаллимнәр өчен 7 секция утырышы үтте. Мөслимдә, милли мәгарифкә багышланганында, Татарстан Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Секция утырышларында гомуми белем федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләшүләр, шул исәптән мәктәпкәчә тәрбия, мәктәп белеме, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны укыту, белем сыйфатын бәяләү төбәк системасын камилләштерү, милли мәгариф үсеше, өстәмә белем бирү турында фикер алышулар булды.

Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстанның мәгариф системасы өчен шактый уңышлы булды. Барлык фәннәрдән дә диярлек Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары үскән, югары балларга ирешүчеләр саны арткан. Ике һәм күбрәк предметтан 100 баллны 4 укучы җыйган. Тулаем Россия күләмендә 21 чыгарылыш укучысы өч предметтан 100 балл җыйган, аларның икесе – Татарстан укучылары. Минималь бусаганы уза алмаучылар күпкә кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100