news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә өлкәннәр арасында йөзү ярышында җиңүчеләр билгеле

Ир-ат һәм хатын-кызлар арасында беренче урынны яулаучылар Казанда чыгыш ясаячак.

Мөслимдә өлкәннәр арасында йөзү ярышында җиңүчеләр билгеле
http://muslumirc.ru/

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслимдә «Тамчы» йөзү бассейнында «Өченче буын» дүртенче республика ярышларының муниципаль туры узды. Өлкәннәр йөзү ярышларында көч сынашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Ир-атлар арасында беренче урынны Яңа Усы авылыннан Валерий Кондратьев, икенче урынны Мөслимнән Таһир Шәйхразиев, өченче урынны Мәлләтамактан Равил Сәхбиев яулады.

Хатын-кызлар арасында Вәрәшбаш авыл җирлегеннән Рәйсә Хаметовага тиңнәр булмады. Икенче урында Мәлләтамактан Галия Вагыйзова, өчтә — Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында беренче урын яулаучылар 11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклаячак, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot