news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә ленд-арт фестивале узачак

Мөслимгә Новосибирск шәһәреннән ленд-арт фестивале директоры Вадим Казанский килә.

Мөслимдә ленд-арт фестивале узачак
muslumirc.ru

(Мөслим, 7 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә ленд-арт фестивале узачак. Әлеге фестиваль укуларында мөслимлеләр белән бергә күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән укырга килүчеләр көтелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

12 май көнне Мөслимгә Новосибирск шәһәреннән ленд-арт фестивале директоры Вадим Казанский килә.

Лэнд-арт – ландшафт сәнгате. Ул Америкада 1960 еллар ахырында барлыкка килгән сәнгать юнәлеше, анда рәссам тарафыннан булдырыла торган әсәр табигый ландшафт белән тыгыз бәйләнгән.

Мөслимнең үзеннән генә дә Казанский дәресләрен Мөслимдә яшәүче 45 кеше үзләштерәчәк. Ботактан скульптура ясарга теләге булганнар 12-13 май көннәрендә бу сәнгать төренең теориясен, 14 майда практикасын үзләштерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot