Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә кышкы бәйрәм яллары төрле бәйрәм чараларына бай булды
"Мөслим йөрәге" скверында район үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
(Мөслим, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Кышкы бәйрәм яллары Мөслимдә төрле бәйрәм чараларына бай булды: спорт ярышлары узды, балалар өчен музей-китапханәләрдә төрле кичәләр, экскурсияләр оештырылды. "Мөслим йөрәге" скверында район үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Яңа ел төнендә әлеге скверда уеннар оештырылды, өлкәннәр иртәнгә кадәр күңел ачты. Сквер янындагы шугалак иртә-кич балалар тавышыннан тынып тормый. Берәүләр Кыш бабай бүләк иткән тимераякларын сыный, икенчеләре эне-сеңелләрен өйрәтә. Сабыйларның шат авазы бәйрәм көннәренә тагын бер ямь өсти кебек. “Берничә ел элек бала белән йөрергә урын табып булмый иде. Бүген Мөслимдә балаларны йөртерлек, уйнатырлык урыннар шундый күп! Гел өйдә утырасы килми. Әле менә тау шуарга барабыз”, – ди яшь әни Гөлнара Хатбуллина.
Бүген "Кояшлы Ык" яр буе ял паркында скандинавча йөрү була. Әлеге төр күнегүләр җыелмасы мөслимлеләр арасында бик популяр. Көн саен парк-скверларда һәм урамнарда чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очратырга була. Массакүләм оештырылучы чарада да райондашлар актив катнашыр дип уйлыйбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз