news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште

Көзге бодайның гектарыннан 38-40 центнер уңыш чыга.

Мөслимдә крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште
Динар Нуретдинов

(Мөслим, 27 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Әлфинур Ногманова). Атна башында Мөслимнең  “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште. Ул көнне Акрос комбайннары Иске Чакмак авылы янында үстерелгән 68 гектарлы көзге бодай басуында эшләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗалыкта быел көзге бодайның элиталы “Башкирская-10” сортын иккәннәр. Игеннәрнең яхшы тәрбия алганы күренеп тора. Уҗым культураларының һәр гектарына – 150, сабан культураларына 100 кг исәбеннән минераль ашлама кертелгән.

"Барлык мәйданнарда да элита һәм суперэлита орлыклар гына чәчелде. Вакытында чүп үләннәренә каршы эшкәртү үткәрелде. Нәтиҗәдә уңыш та куанырлык. Көзге бодайның гектарыннан 38-40 центнер уңыш чыга", – ди хуҗалык агрономы Рунар Андреев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100