news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә китап укучылар конференциясендә районның татар теле укытучылары катнашты

Чара әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшенә багышланган.

(Мөслим, 25 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим Үзәк китапханә базасында күренекле язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең 70 яшенә багышланган “Татар авылы – үзе бер академия” китап укучылар конференциясе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Квест-уен форматында узган чарада районның барлык татар теле укытучылары һәм район үзәге мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларны Ринат Мөхәммәдиев тормышы, иҗаты, үзәк китапханә ресурслары, китапханәче хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштыру, киң җәмәгатьчелекне китап укуга җәлеп итү максатыннан оештырылган бу чараны Мөслим гимназиясе татар теле укытучылары һәм педагог-китапханәче үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot