news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә кибетче өстенә төшкән түбә кисәгеннән үлгән

Һәлакәт урыныннан фотолар чыкты.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Мөслимдә хатын-кыз һәлак булган урыннан фотолар чыкты. Аларны шаһитлар җибәргән.

Мөслимдә “Находка” кибетенең түбәсе килеп төшә. Түбә шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче өстенә килеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән кибетче үлә.

Хатын-кыз ни булганын карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Давыл 450 кв.метр түбәне алып ташлаган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, хатын-кызны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Ул 17.23 сәгатьтә алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100