news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә киңкүләмле төзелеш эшләре көтелә

Җирле бюджеттан лицейда һәм Мөслим урта мәктәбендә дә ремонт эшләре планлаштырылган.

(Мөслим, 4 март, "Татар-информ", "Мөслим-информ", Лилия Шәймиева). 2019 елда Мөслим районнда 25 программа гамәлгә ашырыла. Финанслау күләме 291 млн сум тәшкил итәчәк. Бу турыда җирле басма сайтында хзәбәр ителә.

"Бик күп социаль-мәдәни объектларга ремонт керәчәк", – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтов.

Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә башкарылачак капиталь ремонт эшләре аеруча күләмле. Быел район үзәгендәге “Карлыгач” балалар бакчасында капиталь ремонт уздыру күздә тотыла. Бакчага йөрүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен ремонт эшләре апрель аенда ук башланачак.

Җирле бюджеттан лицейда һәм Мөслим урта мәктәбендә дә ремонт эшләре планлаштырылган.

Шулай ук торак мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булачак. Ятим балалар өчен – 12 фатирлы йорт, аренда торагы программасы буенча 18 фатирлы йорт төзүне Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды планына кертү буенча эш алып барыла. Күпфатирлы торак йортларга да капиталь ремонт башкарылачак.

Мөслимдәге “Аэропорт” микрорайонының биш урамына газ челтәрен проектлау да башланган. Юл төзү өлкәсендә быел да күләмле эшләр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100