news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә картлар йортында тәрбияләнүче 46 кеше референдумда катнашкан

Районда 15.00 сәгатькә 9586 сайлаучы тавыш биргән.

(Мөслим, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Мөслим"). Мөслим районында картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә үзара салым җыю буенча референдумда катнашты. Интернатта тәрбияләнүче 46 кеше тавыш биргән. Бу хакта "Мөслим" газетасы хәбәр итә. 

Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, 15.00 сәгатькә 9586 сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 58 процентын тәшкил итә.

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча 1985 санлы Бакча сайлау участогы буенча тавыш бирергә 675 сайлаучы килгән. Әлеге участокта шулай ук район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә тавыш бирде, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Без яшь вакытта Мөслим урамнарында атлап йөрмәле түгел, асфальт юл бер Кооператив урамында гына иде. Ә бүген Мөслим урамнарын танымалы түгел, һәркайда – чисталык һәм тәртип! Күпме ял урыннары төзелде! Рәхмәт хөкүмәтебезгә", - дигән Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Имаметдин Сәгыйтов.

Биредә тәрбияләнүче Фәндия Шәйхетдинова да елларыбыз тыныч, көннәребез аяз булсын, дип тели. "Интернатыбызда да яшәү шартлары бик яхшы, чиста, бик тәмле итеп ашарга әзерлиләр. Дәүләтебез безнең кебек ялгызларны да бик кайгырта. Ә үзара салым акчасы Мөслимебезне тагын матурайту һәм үстерү өчен тотылуын үз күзләребез белән күреп торабыз”, – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot