news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә капланган “Лада”да ике ир-ат имгәнгән

Һәлакәт Югары Табын авылы янында кичә кич килеп чыккан.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Мөслим районында әйләнеп капланган “Лада”да ике ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Югары Табын авылы янында килеп чыккан һәлакәт турында бердәм 112 экстрен хезмәте номерына җомга, 18 майда, төнге унберләр тирәсендә шаһитлар хәбәр иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр юл кырыенда капланган “Лада Калина”ны күргән. Шунда ук җимерелгән машинаның аккумуляторын сүндергәннәр.

Машинада булган 37 яшьлек йөртүчесен һәм 37 яшьлек пассажирын коткарганнар. Ике ир-ат та күпсанлы җәрәхәтләр алган, баш миләре селкенгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot