news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә калфак ясау остаханәсе эшли башлады

Әлеге проект дәвамлы.

(Мөслим, 17 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә калфак ясау остаханәсе эшли башлады, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә татар хатын-кызларының баш киеме үрнәге булган калфак ясау остаханәсе оештырылды. Чарага килүчеләргә чигү остасы Роза Низамова, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Эльмира Тимергалиева мастер-класслар күрсәтте.

Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячеләре 8 төрдәге калфак һәм аларга ярашлы кием үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге проект дәвамлы. Остаханәнең чираттагысы “Мизгел” яшьләр үзәгендә 28 февраль көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot