news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә көзге культуралар 13 меңнән артык гектарда чәчеләчәк

Аның 900 гектары – арыш, калган мәйданнарда көзге бодай үстереләчәк.

Мөслимдә көзге культуралар 13 меңнән артык гектарда чәчеләчәк

(Мөслим, 31 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Быел көзге культуралар 13 мең 600 гектарда чәчеләчәк.  Бу турыда Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр дип яза район басмасы.

Аның 900 гектары – арыш, калган мәйданнарда көзге бодай үстереләчәк. Уҗым культуралары нигездә чиста пар җирләренә урнаштырылачак. 1 мең гектар мәйдан биләүле пар булып, анда донник һәм гәрчич үстерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot