news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә “Көзге каникуллар – 2018” операциясе башланды

Каникуллар чорында балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү катгый контрольгә алыначак.

(Мөслим, 31 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар – 2018” операциясе башланды. Аның кысаларында шактый чаралар комплексы планлаштырылган. Бу турыда район басмасы яза.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район мәктәпләрендә чыгышлар ясады инде. Каникуллар чорында балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү катгый контрольгә алыначак.

"Балаларын махсус креслодан башка йөрткән өчен ел башыннан Мөслимдә яшәүче 42 кешегә өчәр мең сум күләмендә штраф салынды, иминлек каешын эләктермәгән өчен 420  административ беркетмә төзелде”, - ди районның ЮХИДИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100