news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә көрәшче hәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә турнир була

Бәйге 15 гыйнварда «Яшьлек» универсаль спорткомплексында узачак.

Мөслимдә көрәшче hәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә турнир була
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Мөслим районында көрәш турниры була.

Татарстан Көрәш федерациясенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, танылган көрәшче hәм хөкемдар Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышланган V Республикакүләм татарча милли көрәш бәйгесе була.

Турнир Мөслим авылындагы «Яшьлек» универсаль спорткомплексында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot