news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә иң оста машина йөртүче хатын-кыз видеорегистратор белән бүләкләнде

Мөслимдә быел унынчы мәртәбә “Автоледи” конкурсы узды.

(Мөслим, 9 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Мөслимдә быел унынчы мәртәбә “Автоледи” конкурсы узды. Машина йөртү осталыгы буенча үткәрелгән әлеге бәйгедә гүзәл затларыбыз ике этапта көч сынашты. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү, классик һәм маневрлы йөрү алымнарын күрсәтү буенча аларга шактый көч куярга туры килде, дип яза җирле басма.

– Бүген машина руле артында хатын-кызларны күрү – гадәти хәл. Юлда оста йөрсәләр дә, конкурсантларыбыз, нигәдер, теоретик белемнәрен сынаганда каушап калдылар. Бәйгедә катнашучылар арасында 20 сораудан яртысына гына дөрес җавап бирүчеләр дә булды. Алган белемнәрне кабатлап тормаганда алар онытыла. Авыл, район эчендә машина агымы көчле түгел. Ләкин шәһәргә барам дисәң, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү аеруча мөһим, – ди “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре, автомобиль белән куркынычсыз идарә итү нигезләре буенча имтихан тотканнан соң, конкурс ДОСААФ автодромында дәвам итте. Бу этапта алар җиңел машина белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

– Башка елларда конкурста машина тәгәрмәчен алмаштыру да бар иде. Хәзер бәйге җиңелрәк үтә. Кызларыбыз машиналарында арт белән бокска керделәр, параллель парковкалау, “змейка” аша үтү һәм эстакадага менү буенча имтихан тоттылар. Бу этапта һәр ялгыш өчен 1 балл киметелде. Теоретик имтиханда иң күп балл җыйганнар да әлеге турда шактый хата ясады. Гүзәл затларыбыз юлларда хәвеф-хәтәргә юлыкмасыннар, башкаларның да иминлеген кайгыртсыннар, – ди ТР дәүләт автоинспекциясенең Мөслим районы буенча өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәне Мөслимнән Гөлүсә Шәймәрданова күрсәтте һәм видеорегистратор белән бүләкләнде. Мактау пьедесталының икенче һәм өченче баскычларына Алсу Хәертдинова һәм Азилә Галиева күтәрелде. Алсу – компрессор, Азилә палатка белән бүләкләнде. Калган катнашучылар рюкзаклы булды. “Автоледи” бәйгесенең Казанда узачак республика турында Мөслим данын Гөлүсә Шәймәрданова яклаячак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100