news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә хатын-кыз пистолет белән куркытып, кибет кассасыннан акча алган

Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел.

(Мөслим, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының Михайловка авылындагы кибеттә 32 яшьлек хатын-кыз пистолет белән куркытып, кассадан 24 мең сум акча алып чыгып киткән. бу турыда район басмасы яза.

Пневматик коралдан әлеге хатын берничә мәртәбә аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аны Сарман районының Рантамак авылы янына җитәрәк тоткарлаган.

Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел. Әлеге адымга акчасызлык этәрде дигән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot