news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә Халыкара дуслык көненә багышланган велойөреш узды

Мөслимдә Халыкара дуслык көненә багышланган велойөреш узды

(Мөслим, 9 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). Мөслим урамына велосипедчылар чыкты. Традицион велойөреш хәрәкәт итүнең бу чарасын үз итүчеләрне берләштерде. Бу көнне район башлыгы да, баш табиб та, мәктәп директоры, укытучылар, башка хезмәткәрләр, пенсионерлар, өлкәннәр һәм яңа тәпи баскан сабыйлар да спортчыга әйләнде, дип яза җирле басма.

Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештырган быелгы велойөреш Халыкара дуслык көненә багышланды. Старт бирелүгә велосипедчылар алдан төзелгән маршрут буенча кузгалдылар. (Аларга иярә алмаган нәниләр өчен аерым программа төзелгән иде. Балалар әниләре белән төрле уеннар уйнап калды). 8 километр озынлыктагы юлның башы – “Мөслим йөрәге” скверы. Урамнарда юл хәрәкәте иминлеген ЮХИДИ хезмәткәрләре тәэмин итте. Чараның максаты беренчелеккә узышу түгел. Шулай да “Кояшлы Ык” яр буе зонасындагы велосукмакларда педальләрне тулы көчкә әйләндерүчеләргә ирек иде. Стажлы велосипедчылар да, руль артына шушы бәйрәм хакына гына утыручылар да транспортның бөтен егәрлеген файдаланырга тырышты.

Кичке як булса да, көн кызуы сүрелмәгән иде. Тирләп-пешеп кабат “Мөслим йөрәге”нә кайтып җитүчеләргә иң элек су һәм арбуз тәкъдим иттеләр аннан соң нәтиҗәләрне игълан иттеләр. “Иң кечкенә велойөрешче” номинациясендә беренчелек маршрутны әтисенең велосипеды алдына көйләнгән утыргычта узган 1,2 яшьлек Булат Идиятуллинга бирелде. Иң өлкәне исә – узган ел да шушы исемгә лаек булган Йөзекәй Үтәбаев. Гимназия коллективы “Иң актив оешма” буларак билгеләнде. “Велогаилә” исеменә спортчылар гаиләсе, шулай ук узган елгы лидерларЧулпан һәм Рамил Морзахановлар лаек булды. Билгеләп үтелгәннәргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлеге дә әзерләгән иде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100