news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә халык җыеннары башлана

Үзара салым күләме халык җыеннарында билгеләнәчәк.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Мөслим»). Быел Мөслимдә район үзәгендә дә, авылларда да үзара салым җыю буенча референдум уздырылмый. Үзара салым күләмен һәм башкарасы эшләрне авыл халкы җыеннарда билгели. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 28 этапта уза. Оешма-предприятиеләрдә — 23 һәм авылның территориаль бүленеше буенча 5 җыен үтәчәк. 25 ноябрь көнне Катмыш авылы халкы җыенга киләчәк. Район үзәгендә халык белән очрашулар 23-29 ноябрь көннәрендә оештырыла. 

Халык җыеннары графигы белдерү такталарында, социаль челтәрләрдә, Мөслим муниципаль районының рәсми порталында урнаштырылган. Үткәрү урыны һәм вакыты буенча кайсы җыенда катнашу уңайлырак булуын һәркем үзе сайлый. 


news_right_1
news_right_2
news_bot