news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә хәрби хезмәткә китүчеләрне зурладылар

Быел язгы чакырылышта армия сафларына 30 егет алыначак.

(Мөслим, 25 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары",  Лилия Шәймиева). Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә оештырылган Хәрби хезмәткә чакырылучы көнендә дә улларын армиягә озатучы әти-әниләрнең күзләрендә яшь иде. Быел язгы чакырылышта армия сафларына 30 егет алыначак. Аларның 7се Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәренә озатылса, калганнары Омск шәһәрендәге хәрби-десант гаскарләрендә, Ерак Көнчыгышта, үзәк хәрби округларда, Севастопольдәге диңгез флотында хезмәт итәр дип көтелә, дип яза район газетасы.

Булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә район җитәкчелеге исеменнән теләкләрне Татарстан халыклары ассаммблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов җиткерде:

– Яшь чакта “Армиягә бармаган егетләр чын ир исемен күтәреп йөрергә тиеш түгел”, дип уйлый идем. Әлеге фикерем еллар үтеп тә үзгәрмәде. Ватан алдындагы изге бурычын һәркем үтәргә тиеш. Сәламәтлеге белән бәйле җитди сәбәп булмаганда, бер генә егет тә армиядән качу турында уйламасын. Көчле рухлы һәм тәвәккәл, батыр ир-егетләребез белән дан тоткан җирлегебез сезнең белән киләчәктә дә горурлансын иде!”.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Дажгын Гассанов, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары егетләргә, Мөслим исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүләрен теләделәр. Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариаты белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидовка, Мөслимнең ДОСААФ оешмасы рәисе Айдар Шәймөхәммәтовка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хаты һәм Халык комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Отставкадагы хәрби хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, запастагы майор Ренат Харрасов, Игорь Виноградов, Шакирҗан Вильданов шундый ук медальгә, Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссариатның Мактау грамоталарына лаек булды. Районның элеккеге хәрби комиссариат хезмәткәрләре Әнисә Айгельдина, Гөлсинә Харитонова, Энҗе Гыйльмиевага чәчәк букетлары һәм комиссариатның Мактау грамоталары тапшырылды. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Миләүшә Шәйхелисламова III дәрәҗә “Юноармейская доблесть” медале белән бүләкләнде. Армиягә озатылучы егетләргә район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Үсеп буй җитсә дә, балаңны үз яныңнан җибәрәсе килми инде ул. Туган җирдән читтә, билгеле, аларга да җиңел булмас. Ләкин җаваплылык хисен тоеп хезмәт иткәндә, хәрби дусларың синең терәгең була бит. Балаларга хәерле юллар телибез. Исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар! – диде быел улын армиягә озатучы Индира Исмәгыйлева.
Кичәне район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләренең чыгышлары да бизәде. Беренче озату 18 майдан соң булыр дип көтелә. Армия сафларына төгәл бер елга чыгып китәчәк егетләребезнең канатлары, ихтыяр көчләре тагын да ныгыр. Араларны якынайтып, җылы эчтәлекле хатлар йөрер!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100