news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәсе егетләргә – истәлек бүләкләре, әниләренә чәчәкләр бүләк ителде.

Мөслимдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды
muslumirc.ru/

(Мөслим, 28 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Мөслимдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары урынбасары Ленар Һадиуллин, районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, әфганчылар, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәсе егетләргә – истәлек бүләкләре, әниләренә чәчәкләр бүләк ителде. Әфган сугышы ветераннарына Әфганстаннан хәрби гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Бәйрәм ахырында егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100