news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдәге эшмәкәрләр җыены: авылдагы төзелеш материаллары, тимерчеләр, фитнес үзәк

Митрәй авылында эшмәкәрләр җыены узды.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Мөслим районының Митрәй авылында эшмәкәрләр җыены оештырганнар. Семинар авылда тантаналы рәвештә “Хәләф чишмәсе” ачылу уңаеннан уздырылган.

“Авыл киләчәге җитештерүчеләр кулында”

“Оештыручылар берсе мин идем. Иң элек без бары әти истәлегенә чишмә ачырга ниятләгән идек, әмма район башлыгы тәкъдиме белән кечкенә генә семинар да үткәрергә булдык”, - дип сөйләде җаваплылыгы чикләнгән “ШАХ” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов.

Семинарда катнашучылар берничә җитештерүченең эш торышы белән танышкан. Төзелеш материаллары ясау белән шөгыльләнгән Айрат Шәмсетдинов та башка эшмәкәрләргә үз цехларын күрсәткән. “Минем керамзит блок, брусчатка, такта эшкәртү цехларының базасы шушы авылда урнашкан. Семинарның төп максаты – Митрәй авылы җирлегендә эшмәкәрләрнең эшен күрсәтү иде. Бездә шулай ук мал, кош-корт асраучы фермерлар, чүкеп ясау җитештерүе, хәтта фитнес-үзәк тә бар”, - дип аңлатты Айрат Шәмсетдинов.

Җыенга Мөслим районының бөтен башка авыл советы рәисләре җыелган. Куелган сораулар арасында авылны бетермәс өчен, аны үстерү, ярдәм итү мәсьәләләре искә алынган. “Иң мөһиме тик тормаска кирәк. Мин үзем дә 5-6 ел элек ташландык бер бинада үз эшемне башлап җибәрдем. Ике тапкыр дәүләт программасында катнашып, шуларның берсендә 1 миллионлык субсидия оттым. Әмма җиһазларны алгач та, аны кайтарырга, урнаштырырга, ут кертергә, хезмәт хакы түләргә кирәк. Башланганда авырлыклар шактый иде, әмма боларны бары тик хезмәт белән генә ерып чыгып була”, - ди Айрат Шәмсетдинов.

Грант отып, үзенә ике зур җиһаз ала алган Айрат Шәмсетдинов кебек кешеләр мисалында семинар эшмәкәрлектән курыкмау, аның белән шөгыльләнергә өндәү формасын ала.

“Мин һәрвакыт яңалыкка омтылам”

Семинардан соң “Хәләф чишмәсе” тантаналы ачылган. “Бу чишмәне торгызуны тулысынча безнең гаилә үз өстенә алды. “Хәләф чишмәсе” безнең әтинең якты истәлегенә багышланган. Ул район комитетында агитация һәм пропоганда бүлеге мөдире булып эшләде. Безгә бик яхшы тәрбия бирде, һәрвакыт укуыбызга басым ясады. Шуның нәтиҗәсе буларак, без өчебез дә мәктәпне алтын медальгә тәмамладык. Мин төзелешкә, ә энем белән апам медицинага китте”, - дип сөйләде үзе турында Айрат Шәмсетдинов.

Ул Төзелеш институтын 1985 елда тәмамлый һәм, Капиталь төзелеш бүлегендә эшләп йөри. “2000 елдан мин төзелешкә күчтем. Өч компаньон белән бергәләп, Яңа Чишмә, Актаныш, Азнакай районнарында эшләп йөрдек. Өч кеше бер фирманы тарту авырлашкач, без аерылдык. Мин үз эшемне җитештерүдән башладым. Лизинг-гранттан такта эшкәртү өчен җиһаз, аннан соң пилорама алдым. Тактаны ярам да, опилкаларын файдаланып, аны киптерәм. Шулай итеп, үземдә матур брус имитициясе, евровагонкалар ясый башладым.

Миңа бик күп чит илләрдә йөрергә туры килде. Шунда безгә ул вакытта безгә кулланылышка керә генә башлаган брусчатканы күрдем. Үземә станоклар алып кайтып, брусчатка, тратуар плитәләре, бордюрлар ясый башладым. Соңрак эшем белән кызыксынып, Актаныш, Яңа Чишмә районнарыннан төзелеш материаллары килеп ала башладылар. Шуның белән рәттән эшләнмәләремне сата торган кибет ачып җибәрдем”, - ди Айрат Шәмсетдинов.

Ул тормышта үзен төрлечә сынап караса да, төзелеш белән бәйле эшне ташламый. Соңгы елларда аның ярдәме белән 5-6 мәктәп, клублар ремонтлана. Айрат Шәмсетдинов әйтүенә караганда, төзелеш өчен барлык әйберләр дә аның үзендә җитештерелгәч, авырлыклар юк дәрәҗәсендә. “Хәзер мин өй төзү өчен кирәкле барлык материалларны да җитештерәм. Миндә эшләүчеләрнең күбесе хезмәт хакы хисабына шушы материалларны алып, үз яшәү шартларын кайгырта. Минем киләчәктә үз материалымнан йортлар салып, аларны кулайрак бәядән сату белән дә шөгыльләнә башлыйсым килә. Миңа инде 54 яшь, әмма картаерга һич вактытым юк”, - ди ул.

“Авылдан эшләргә кеше табып булмый”

“Минем җитештерүдә барлыгы 15-20 кеше эшли, шулардан ике кеше генә үз авылыбыздан. Югыйсә, һәрберсен эшкә алырга ризамын. Минемчә, кеше хәзер күбрәк шабашкада йөрергә ярата, ә без рәсми җәмгыять. Безнең эштә билгеле бер тәртип бар: вакытында килергә, кайтырга. Аларның күбесе җәй буе күп итеп акча эшли дә, кыш көне миннән эш сорап килә, ә минем ул вакытта киресенчә, җитештерү кими. Миңа калса, ул күбрәк эшнең сезонлы булуына бәйле”, - ди Айрат Шәмсетдинов.

“Митрәй авылында  җитештерүчеләр шактый”

“Безнең авылда 615 кеше һәм 202 хуҗалык исәпләнә. 3 гаилә фермасы күп итеп ат, кош-корт, өчесе олы терлек белән шөгыльләнә, Ирек Хәмәдишин дигән эшмәкәребез күп итеп казлар үстерә, шулай ук җир эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр дә бар”, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы башлыгы Рунар Сәхәбетдинов.

Митрәй авылы кешеләре Республика программаларында бик күп катанаша. Хөкүмәттән шактый зур ярдәм ала. Күптән түгел генә авылда тагын ике эшмәкәр рәсми эшен башлаган. Аларның берсе Рүзәл Мингазов үзенчәлекле итеп калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый. Ул бөтен әйберне кулдан эшли һәм үзендә эштә авылдан тагын дүрт кеше тота. Раил Хәбиров тимердән чүкеп бизәкләр ясый.

“Авыл халкы мал асрый, сөт сата. Айга бер без ярминкә кебек чара уздрабыз. Биредә һәркем үзе җитештергән эшләнмәләрне сата ала. Бирегә Мөслимән дә, башка якын-тирә авыллардан да киләләр”, - дип белдерде авыл җирлеге җитәкчесе.

Быел Митрәй авылында яз көне фитнес-үзк тә ачылган. “Безнең авыл Мөслим район үзәгенә якын, нибары 3 км гына. Бездә балалар өчен эшли торган оешмалар бар, әмма өлкәннәр өчен берни дә юк иде. Ике катлы бинада без кирәкле җиһазлар алып, Әлмәттән тренерлар чакыртып, фитнес-центр ясап куйдык. Яз көне йөрүчеләр шактый иде, ә җәй көне без ял итеп тордык та, хәзер яңадан эшләп җибәрдек”, - дип аңлатты Рунар Сәхәбетдинов.

“Максат яшькә карамый”

“Үзеңә максат кую һәм аңа ирешү яшьтән түгел, ә күбрәк кешедән тора. Яшь вакытта барлык эшләр дә уйламыйча эшләнелә. Олыгайган саен үзеңнән эз калдырасы килү теләге арта. Хәзерге көндә картаерга вакыт та, теләк тә юк. Эшләргә дә эшләргә. Тормыш үзе шундый кызык әйбер ул. Бер идея туып чынга ашкач, икенчесен уңдыруны кайгырта башлыйсың. Мин дә ирешкәнемдә тукталып калырга җыенмыйм. Якын киләчәктә ясалма мәрмәр, тышлау плитәләре ясарга өйрәнү өчен Мәскәүгә барып, укып кайтырга да теләк бар”, - диде Айрат Шәмсетдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100