Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә әфган сугышында һәлак булган Фәррахов Илфар истәлегенә элмә такта куелды
Ул көнне барлыгы 80гә якын әфган сугышы ветераны бергә җыелды.
(Мөслим, 30 май, "Татар-информ", "Авыл утлары", Әлфинур Ногманова). Соңгы елларда,Тукай районы әфганчылары башлангычына кушылып, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мемориаль такталар кую матур традициягә әйләнде, дип яза җирле басма.
Мөслим районында Әмәкәй, Бүләк, Мари Бүләр һәм Усаклы авылларында геройлар туган йортка шундый истәлек такталары куелган иде инде. 19 май көнне әфганчылар кабат Әмәкәй авылына десант төшерде. Бу юлы –әфган сугышында батырларча һәлак булган Фәррахов Илфар Рәмзи улы истәлегенә элмә такта кую өчен. Ул көнне Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт Лениногорск районнары һәм Яр Чаллы, Казан, Уфа, Әстерхан шәһәрләреннән барлыгы 80гә якын әфган сугышы ветераны бергә җыелды. Чарада шулай ук район җитәкчелеге, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары подполковник Камил Миңнеголев, авыл халкы катнашты. Хәтер митингын Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов алып барды.
Авыл зиратында әфганчыларның каберләрен зиярәт кылганнан соң, Фәрраховлар йортына таба агылган халыкка карап, Илфарның әтисенең сеңлесе Әниса апа үз алдына сөйләнгәндәй шулай дип куйды.
Илфар Фәрраховның биографиясе чордашларыныкыннан аерылмый. 1960 елгы егет башта – Әмәкәйдә сигезьеллык мәктәбендә, аннары Күбәк авылына йөреп белем ала. Әлмәт шәһәрендә төзүчеләр техникумында укый. Оста итеп гармунда, гитарада уйный. 1979 нчы елның 4 июнендә(диплом алырга бер көн кала) армия хезмәтенә чакырыла. Башта Термез шәһәрендә десантчы булып хезмәт итә. Аннары – Әфганстан...
Аның нинди егет булуы турында сабакташлары, сугышчан дуслары,якыннарына язган хатлары сөйли бүген.Чарада катнашучыларның моңа кадәр күңелләрендә йөрткән истәлекләрен тыныч кына тыңлап булмый. Ирексездән күзләргә яшь килә...
Әмәкәй мәктәбе укытучысы, Илфарның классташы Рамил Әхмәтов:
– Аның нинди егет булып җитешәчәге мәктәптә – сабакташларына, һәм укытучыларына, өйдә әти-әнисенә, туганнарына булган мөнәсәбәтендә үк күренә иде. Чын дус булды, кешене бер дә авыр хәлдә калдырмады. Үзенә булмаса булмады – башкаларга бирде.
Әфганстанда яраланып, госпитальдә ятып чыгуын да дусларына гына язуы, туганнарына әйтмәскә кушуы Илфарның ата-ана җанлыклы, кайгыртучан булуы турында сөйли. “Кайгырмагыз бер дә, иңсәмдә солы төше кадәр генә бер җөй калды. Кайткач, шуңа карап, Әфганстанны искә алырбыз,” – дип яза ул бер хатында.
Минзәләдән отставкадагы майор Хәмзә Лотфуллин:
– Илфар белән Союзда ук бергә хезмәт иттек, Әфганстанга бергә кердек. Аның белән бер кисәк ипине, бер йотым суны да бергә бүлештек. Бик ярдәмчел, ачык егет иде. Ни хәл итәсең, гомере генә кыска булды.
Казаннан Игорь Нисговаров:
– Илфар Фәррахов белән бер взводка эләктек. Үзен курку белмәс кыю сугышчы итеп танытты. Берничә айдан сержант дәрәҗәсе алды. Аннары отделение командиры итеп куйдылар. 1980 нче елның 9 августында булган бәрелештә ул утырган машина минага эләкте. Илфарның шартлаудан алган яралары исән калырлык түгел иде. Миңа аны 38 ел элек Әмәкәйгә алып кайтып җирләргә туры килде...
Хәтер китабыннан:Сержант, командир десантно-штурмового отделения. В Республике Афганистан с 1979 года.Проявил себя мужественным воином.В боях с противником уверенно командовал подчиненными, личным примером вдохновлял отделение на выполнение боевых задач. Погиб в бою 9.08.1980 г. Награжден орденом Красной Звезды (посмертно).
Илфар Фәрраховның исемен мәңгеләштерү йөзеннән күп эшләнә бүген. Әмәкәй авылының үзәк урамы һәм мәктәпнең варислар берлеге батыр райондашыбыз исемен йөртә. Мәктәптә аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Мөслимдәге туган як музеенда әфганчыларга багышланган “Сугышчан дан” почмагында Илфарның шәхси документлары, солдат хатлары саклана. Аның истәлегенә спорт ярышлары үткәрелә. Якташыбыз язучы Факил Сафин – “Илфар җыры” дигән шигырь, бертуган энесенең кызы Лилия Фәррахова батыр туганына багышланган фәнни эш язган.
Ул көнне күпләр, хатирәләр яңартырга ниятләп, халык алдына чыкса да, күз яшьләренә тыгылып, күңелдәгеләрен әйтә алмады. Утны-суны кичкән ирләр дә елый диюләре хак икән...
Тукай районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Айбулат Якупов:
– Әфган җирендә без, һәлак булган егетләрнең әти-әниләрен онытмабыз дип, сүз биргән идек.Аннан кайткач, алда ниндидер бер стена барлыкка килде. Без исән, ә аларның уллары кургаш табутларда кайтты. Ничек барып басарга якыннары каршына? Без үзебезне гаепле кебек тә тойдык. Олыгая төшкәч кенә ул каршылык бетте. Таулар илендә биргән вәгъдәбезне үтәү йөзеннән, һәлак булган әфганчыларның йортларына истәлек такталары куябыз. Бу хәтерләр уяу булсын эшләнә.
Гвардия сержанты, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены,СССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнгән Илфар Фарраховны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, аның истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аныкуюда игелекле райондашыбыз – берничә тапкыр кайнар ноктада булып кайткан Ирек Камалов спонсорлык ярдәме күрсәткән.
Минзәләдән килгән запастагы капитан Рөстәм Әхмәтханов әфган сугышына, анда башын салган лачын егетләргә багышланган җыр башкарды. Әфган темасына тагын бер яңа җыр иҗат иткән икән. Түреш авылында туып, бүген Лениногорск шәһәрендә яшәүче әфганчы Айрат Солтанов та әфган турындагы шигырен укыды. Ә “Хуш, Гиндикуш” җырын әфганчылар, гадәттәгечә, бергәләп башкарды. Әфган утында тәннәре генә түгел, җаннары да көйгән сугышчыларның,әйтерсең лә, канлы кыя-ташлар арасыннан әле генә үз ватаннарына кайтып килүләре. Күптән тыныч тормышта яшәсәләр дә, җаннарындагы әфган ярасы гына тынгы бирми аларга, хатирәләр генә онытылмый. Әфганчылар ул көнне табын артында да бик озак истәлекләр яңартты, солдат альбомнарын карап, сугышчан дусларын искә алды. Чараны оештыруда “Хәрби туганлык” район иҗтимагый оешмасы җитәкчесеәфган сугышы ветераны Данил Госманов башлап йөрде һәм иганәчелек ярдәме күрсәтте. “Әфганчыларга истәлек такталары куюны алга таба да дәвам итәчәкбез”, – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз