news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узды

Быел татар шагыйре Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулды.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Мөслим муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Олы Чакмак авылы китапханәсендә Фәтхи Бурнашка багышланган кичә узган.

Үзәкләштерелгән китапханә Олы Чакмак авылы китапханәчесе күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде, дип җиткерә.

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме - Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (01.01.1898 — 01.08.1942).

Күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче. Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-1930 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot