news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә дуслар истәлегенә футбол уйнадылар

Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Әлмәт, Кукмара, Әлмәт, Арча районнары командалары үзара көч сынашты.

(Мөслим, 21 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). "Яшьлек" спорт комплексында традицион футбол ярышлары үтте. Дуслыкка нигезләнгән әлеге районкүләм ярыш инде юбилей елына җитте. Быел ул 10нчы тапкыр үткәрелә һәм төбәкара ярышка кадәр үсте, дип яза район газетасы сайты.

Ярышта районның үсмер егетләр, зурлар командалары, Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Әлмәт, Кукмара, Әлмәт, Арча районнары командалары үзара көч сынашты.

Оештыручылар ярышларны оештыруга җаваплы караганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot