news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә “Чаңгы юлы-2018” ярышлары үтте

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары тапшырылды.

(Мөслим, 10 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Бүген Мөслимдә “Чаңгы юлы-2018” ярышлары үтте. Дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге чара елдан-ел киңәя һәм активлаша бара. Чөнки, районда бүген чаңгы спорты төре белән генә түгел, ә спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. Бу көнне яше-карты чаңгыга баса, гомуми стартка җыела. Быелгы чаңгы юлында 80 нән артык оешма-предприятие, ике меңнән артык кеше катнашты. Дистанциянең озынлыгы 2018 метр тәшкил итте. Ярышлар “Кояшлы Ык” ял зонасында үтте, дип яза җирле басма.

“Чаңгы юлы-2018” ярышларын ачып, район башлыгы Рамил Муллин чаңгычыларны сәламләде һәм ярышларга старт бирелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. “Мистер чаңгы” титулы район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдиновка бирелде. “Мисс чаңгы” исеменә Ландыш Сәләхова лаек булды. “Җиңүгә омтылыш” номинациясе җиңүчесе дип чаңгы үзәге директоры Руслан Кузьмин билгеләнде. “Иң актив оешма” исеме Мөслим лицее коллективына тапшырылды. “Иң актив җитәкче” титулын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов алды. “Иң яшь катнашучы” титулы “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче 3 яшьлек Ислам Хәйбрахмановка насыйп булды. “Иң өлкән катнашучы” исеме 73 яшьлек Рафис Хәбибуллинга бирелде. “Иң актив гаилә” титулына Морзахановлар гаиләсе лаек булды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары тапшырылды.

Чарада катнашучылар кайнар ботка һәм чәй белән сыйландылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100