Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә “Бизнес-десант” проекты кысаларында семинар үтте
Очрашуның төп темалары – күзәтү органнары тикшерүенә әзерләнү, штрафларга юлыкмау һәм башка практик тәкъдимнәр.
(Мөслим, 20 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Гөлнара Хатбуллина.). Мөслимдә “Бизнес-десант” проекты кысаларында семинар үтте. Анда эшмәкәрләр, аграр көллият укучылары, район укытучылары катнашты. Мондый очрашулар республиканың күпчелек районнарында оештырыла. Чараның кураторы – ТР Икътисад министрлыгы, дип яза район газетасы.
Десант составында “Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы” учреждениесе җитәкчесе Илья Колесников, “Алабуга” корпоратив университеты координаторы Дарья Медякова, эшмәкәр Марат Мәхмүтов катнашты.
Очрашуның төп темалары – күзәтү органнары тикшерүенә әзерләнү, штрафларга юлыкмау һәм башка практик тәкъдимнәр. “Проверенный бизнес” интернет-ресурсы проекты да тәкъдим ителде. Аны 9 гыйнвардан эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Семинарны оештыручылар кече һәм урта эшмәкәрлек өчен Бизнес-навигатор порталы турында да сөйләделәр. Аның ярдәмендә эш башлаучы эшмәкәр бизнес сайлый, ихтыяҗны өйрәнә, бизнес-план эшли, булышлык чаралары хакында һ. б. белә ала.Бизнес-план эшләү өчен махсус программага үз параметрларыңны кертергәһәм эш документы алырга мөмкин. Чарада катнашучылар сатып алуларда катнашу уңайлы булган сайтлар – smb.tattis.ru һәм zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгы турында мәгълүмат алдылар.
Эшмәкәрләргә булышлык күрсәтү өчен гарантия фонды бар. Бизнес үстерүгә кредит алуга залог җитәрлек булмаганда ул поручитель буларак катнаша. Бүген Икътисад министрлыгы каршында ведомствоара эшче төркем оештырылган. Аның бурычы – эшмәкәрләргә сәүдә челтәрләренә чыгуны тәэмин итү. Мәсәлән, “Леруа Мерлен” челтәре белән килешү төзелде. Тиздән строймаркет киштәләрендә республика эшмәкәрләре продукциясе дә пәйда булачак. Чарада катнашучылар Эшмәкәрлеккә булышлык фонды эшчәнлеге белән дә таныштылар, факторинг, бизнес өчен МФЦ, экспортка булышлык үзәге кебек төшенчәләр хакында белделәр.
Барлык мәгълүмат эшмәкәрләр өчен файдалы һәм кызыклы булды, әмма залда алар бик аз иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз