news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә "Без бергә" республика фестиваленең зона туры үтте

Бәйрәмне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачып, балалар белән шөгыльләнүче укытучы, тәрбиячеләргә рәхмәтен җиткерде.

 (Мөслим, 7 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона туры узды, дип яза җирле басма.

Анда Мөслим, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Сарман районнарының балалар коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль кысаларында өч төрле конкурс – балалар фестивале, “Россия сувенирлары” күргәзмәсе һәм “Туган як киңлеге” фотоконкурсы булды. Бәйрәмне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачып, балалар белән шөгыльләнүче укытучы, тәрбиячеләргә рәхмәтен җиткерде. Жюри рәисе – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова катнашучыларга уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot