news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды

Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды.

(Мөслим, 9 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял паркында беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды. Бәйрәмдә катнашучыларны яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге җитәкчесе Ильшат Җаббаров сәламләде һәм зур җиңүләр теләде, дип яза җирле басма.

Көймә ярышына 40ка якын кеше килгән иде. Ярыш бик кызу барды. Беренче урынны Мөслимнән Ларис Бариев яулады, икенче урынны Раиль Шакирҗанов (Мөслим), ә өченче урынны Әхмәтҗанов Ильшат (Алабуга) алды. Иң өлкән катнашучы булып Васыйл Хәбибуллин табылды. Ә иң яшь катнашучы Рүзәл Ханов булды.
Катамаранда 6 гаилә ярышып, беренче урынны Мөслимнән Хафизов Айдар гаиләсе яулады. Икенче урында Хантимеров Илнар (Мөслим) гаиләсе, әз генә калышып өченче урында Кәрамов Ренат (Мөслим) гаиләсе калды.

Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot