news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә берәү әнисен пычак белән үтерергә янаган

Суд аны 8 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 айга иректән мәхрүм итте.

(Мөслим, 24 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы прокуратурасы 38 яшьлек Л-га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (үтерү белән яисә сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау) гаепле дип табылды, дип яза район газетасы.

Суд билгеләгәнчә, 2017 нче елның 25 маенда 16 сәгать 30 минут тирәсендә Тойгелде авылындагы үз йортларының кухнясында исерек хәлдәге Л. кухня пычагын белән янап, әнисенә үтерү белән яный. Әнисе янауны чынлап кабул итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 8 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 айга иректән мәхрүм иткән. Суд карары үз көченә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot