news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә берәүләр иптәшенең банк карточкасыннан акча урлаганнар

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныды.

(Мөслим, 11 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы прокуратурасы 34 яшьлек М. М-га һәм 43 яшьлек Р. Б-га карата җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Алар РФ ҖК 158 маддәсенең 2 бүлеге “а”, “в” пунктларында каралган җинаятьне (урлау) кылуда гаепле дип табылды.

Суд билгеләвенчә, М. һәм Б., иптәшләре белән спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, аның банк карточкасын урлаганнар һәм якындагы банкоматтан 8000 сум акча урлап качканнар.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныды.

Суд, М-ның хөкемгә тартылуын исәпкә алып, аңа – шартлы рәвештә 1,6 елга хөкем ителү, Б-ша 150 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot