news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган китап укучылар конференциясе узды

“Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды, дип хәбәр итә китапханәнең мәдәният бүлеге.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Мөслим муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, китап укучылар конференциясе Югары Табын авылында узган.

"Югары Табын авылы китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Һәм РСФСРның М. Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Кеше күңеленә юл салып...” китап укучылар конференциясе үткәрелде. Чыгышлар презентация белән әзерләнгән иде. “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды. Зур эмоциональ көч, фәлсәфи тирәнлек белән сугарылган әсәр укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырды", - дип язган Үзәкләштерелгән китапханәнең мәдәният бүлеге.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot