news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре бара

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2249 тырма ремонтланырга тиеш булып, бу эш нигездә төгәлләнгән.

(Мөслим, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары", Әлфинур Ногманова). Күптән түгел генә Тукай районы “Гигант” хуҗалыгында үткән республика зона семинарында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы вәкилләре техниканы яңа сезонга әзерләүне төгәлләүнең төгәл срогын игьлан иткән иде. Әйтик, чәчкеч һәм культиваторлар – 1 апрельгә, тракторлар 10 апрельгә әзерлек сызыгына куелырга тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк: аграрийлар соңгы елларда машина-трактор паркларын яңа техникалар хисабына тулыландыруга, яңартуга йөз белән борылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел район хуҗалыклары төрле маркадагы 22 трактор сатып алган. Шул рәвешле трактор паркы 6,6 процентка яңартылган. 12 данә җир эшкәртү агрегаты һәм 11 чәчкеч алынган. Моннан тыш бөртекле ашлык комбайны, терлек азыгы әзерләү техникалары һәм башка төр агрегатлар да кайтарылган. Техника яңартуда “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Нуретдинов”, “Авзалов”, “Әюпов”, “Шәмсиев” фермер хуҗалыклары нәтиҗәле эшли, ди белгечләр.

Мөслим районында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү торышы ничегрәк соң? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2249 тырма ремонтланырга тиеш булып, бу эш нигездә төгәлләнгән. 126 чәчкечнең – 90ы (75%), 108 культиваторның 78е (72%) төзекләндерелгән. Быел 220 трактор ремонтланырга тиеш булып, аларның яртысына якыны сафка бастырылган.

– Башка елларда декабрь аенда техника ремонты буенча гадәттә “тынлык чоры” күзәтелсә дә, бу сезонда эре агрофирмаларда да, фермер хуҗалыкларында да эш тукталмады. Ремонтта катнашучыларга тиешле эш шартлары тудырылды һәр җирдә алдан билгеләнгән расценкалар нигезендә түләү каралган, ди – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге конcультанты Гүзәл Мортазин.

Аерым авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә эшләр торышына килгәндә, яңа техникалар белән тәэмин ителгән “Намус” агрофирмасында агрегатларга ремонт таләп тә ителми. Алар Яр Чаллы, Җәлил һәм Михайловкадагы базаларда саклауга куелган. “Туган як” агрофирмасы техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүдә елдагыча өлгерлек күрсәтә. “Мәлләтамак” бүлекчәсендә ремонт эшләре җылытылган гаражда бара. Тырма, чәчкеч һәм культиваторларны сафка бастыру нигездә төгәлләнде. Исламовлылар да техника ремонты белән кулны чишеп киләләр. “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгында чәчкеч ремонты төгәлләнү алдында, тракторлар ремонты да оешкан төстә бара.
“Органик” Групп составындагы “Урожай” һәм “Ык” агрофирмаларында тырма ремонты төгәлләнгән. Чәчү комплексларына деффектовка үткәрелеп, запас частьләргә заявка бирелсә дә, эш башланмаган әле.

Вакыт көтми. Агрегатларны, тиешенчә ремонтлап һәм көйләп, әзерлек сызыгына куйганда гына сабанда сайрашу мөмкинлеге туачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100