news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә 39 яшьлек каракны хөкем иткәннәр

А.Ш. стоматология кабинетының алгы бүлмәсендә эленеп торучы куртка кесәсеннән кәрәзле телефон урлый.

(Мөслим, 28 май, "Татар- информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә 39 яшьлек каракны хөкем иткәннәр, дип яза район басмасы.

Район прокуратурасы 39 яшьлек А. Ш.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ ҖКның 158 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлашу) гаепле дип табылган. 2017 нче елның 29 мартында исерек хәлдәге А.Ш. стоматология кабинетының алгы бүлмәсендә эленеп торучы куртка кесәсеннән кәрәзле телефон урлый. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныган. Шуны исәпкә алып, суд аңа 240 сәгать мәҗбүрим эш рәвешендә җәза билгеләгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot