Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә 1 млрд 500 мең сумлык заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мөслимдә эш сәфәре белән булды.
(Мөслим, 21 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мөслимдә эш сәфәре белән булды, дип яза җирле басма.
Ул, басуларны вертолеттан караганнан соң, район башлыгы Рамил Муллин озатуында “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының пар басуы янында “Агромастер” җитештерү-компаниясе эшләп чыгарган җир эшкәртү агрегатлары белән танышты.
– Соңгы бер елда гына да районда 1 млрд 500 мең сумнан артыклык зур егәрлекле заманча техника сатып алынды. Республикада 100 гектар сөрүлек җиргә 153 ат көче егәрлегендә техника туры килсә, Мөслимдә бу күрсәткеч 170тән артып китте. Күренеп тора: басулар матур, игеннәр күзне иркәли, – диде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз