news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим язгы ташуга әзер

Районда боз 13-14 апрель көннәрендә кузгалыр дип фаразлый белгечләр.

(Мөслим, 12 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Язгы ташу вакытында Мөслимдәге “Курай” паркын ел саен су баса иде. Узган ел әлеге проблема су кудыручы насослар ярдәмендә хәл ителгән булса, быел да әлеге чараны кулландылар. Бүген биредә экскаватор эшли. Резервта тагын ике экскаватор тора, дип яза җирле басма.

– Көннәр кинәт җылытып җибәрергә охшап тора. Кичә җирлегебездә +10+12 градус җылы булды. Быел ташу сулары көчле булыр дип көтәбез. Гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен әзерлек чаралары алдан ук күрелә башланды. Безнең хезмәт контрольне киметми. Әледән-әле буаларны тикшереп торабыз. Ык аша салынган күпер дамбасында махсус билге ясалып куелган. Анда суның күтәрелүе күренеп тора. Әлегә су 2,5 метрга кадәр күтәрелде. Бу норма дип атала. 4 метрны артып китсә, хәлләр критик юнәлеш алды дигән сүз. Чаң сугарга вакыт, димәк! 2011 елда Ыкта су шул норманы узып киткән иде, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов.

Районда боз 13-14 апрель көннәрендә кузгалыр дип фаразлый белгечләр. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаганда, Мөслим һәм Мәлләтамак күперләре янында боз шартлату оештырылмаска да мөмкин. Ләкин елгаларда су күләменең нормадан артып китү куркынычы булу уйланырга мәҗбүр итә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, төнлә салкынайтып, көндезгә җылытып җибәргәндә, кар эрү процессы тизләнәчәк. Шулай булгач, һәр нәрсәгә әзер булып тору кирәк.

– Басуларда кар кайбер урыннарда гына калып килә. Карның тыгызлыгы 0,32 куб.см тәшкил итә. Кардагы су запасы – 22 мм. Җирдәге туң катламы әлегә үзгәрешсез – 92 см. Өстән туң җебетеп килә анысы. Ләкин җылы көннәр сакланганда, бу процесс та тизләнәчәк. Узган елның бу вакытында көннәр салкынрак булган. Апрельнең беренче-икенче декадаларында һаваның максималь җылылыгы +8 градус тәшкил иткән. 12 апрельдә басуларда кар калмаган иде инде, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Лариса Сабирова.

Районның бердәм диспетчер хезмәтенә – 112 номерына шалтыратып, “су баса!” дип хәбәр итүчеләр дә әз түгел икән. 9 апрель көнне Мөслимнең Днепров, Кашапов, Новая урамнарында яшәүчеләр ишегалларына су керүен һәм аның шактый күтәрелүен хәбәр итеп, ярдәм сораган булса, Яңа Сәет, Рус Шуган авылы халкы ярдәм сорап шалтыраткан. Халык авылларны су басмагае дип курка. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә “Мост” җәмгыятеннән техника җибәрелде.
– Яшелчә базларына су керү куркынычы бар. Бәрәңге бакчаларын әйтмим дә инде! Су кергән елларда бәрәңге уңмый. Балчык алышына. Хәзер менә урамыбызда гөрләп су агып ята, – ди райондашыбыз Альбина Закирова.

Мөслимлеләрнең элеккеге вакытлардагы кебек күпердән боз киткәнен, бер-берсенә бәрелә-бәрелә боз акканын күптән инде күзәткәне юк. Чөнки елгалардагы боз, нигәдер, төнлә кузгала да, иртәнгә инде агып та беткән була. “Боз киткән икән бит” дип йөри аннары халык. Тик шунысы куандыра, дүрт дистә елга якын инде Мөслимне ныклап су басканы юк. Бу елны да хәлләр тотрыклы калыр дип ышанасы килә, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100