news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим яшьләре гитарачылар бәйрәме оештырды

Чарада 53 гитарачы катнашты.

(Мөслим, 17 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре “Кич. Җәй. Гитара.” исеме астында күңелле чара үткәрде, дип яза район газетасы сайты.

Район үзәгенең Пушкин урамындагы фонтан янында узган бәйрәмдә 53 гитарачы катнашты. Гитара кылларын тибрәтүчеләр саны елдан-ел арта куандыра. Әлеге уен коралында уйнаучылар тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot