Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим яшьләре "Чиста яр" проектында катнашты
Бу ике акциядә 6 кубометрга якын чүп-чар җыеп түгелде.
(Мөслим, 7 август, "Татар-информ", "Авыл утлары", Эльвира Гәрәева). Республикада “Чисталык икеайлыгы” тәмамлануга Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы “Чиста яр” проектына старт бирде. Мөслим районы яшәешенә, әйләнә-тирәбезгә битараф булмаган “Игелек уят!” волонтер отряды әлеге акциядән дә читтә калмады. Ык елгасы ярын, халык телендә Каенлы күл чокыры исемен йөрткән гүзәл тирәлекне чистартуда актив катнашты. Бу ике акциядә 6 кубометрга якын чүп-чар җыеп түгелде, дип яза җирле басма.
– Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста булуы хакында барыбыз да беләбез! Без – яшьләрнең куйган хезмәтенә көлеп түгел, ә ихтирам белән карасагыз иде! – ди райондагы “Волонтер” игелек хәрәкәте координаторы Алсу Нуриева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз