news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим яшь белгечләрне кабул итте

Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган эшләр белән таныштырды.

(Мөслим, 19 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Мөслим Россиянең “Архитекторы.рф” белем бирү программасында катнашучы яшь белгечләрне кабул итте. Бу турыда район газетасы яза.

Агымдагы елның май аеннан башланып киткән әлеге программа яшь архитекторлар, шәһәр төзелеше, төзекләндерү һәм төбәкләр үсеше өчен җавап бирүче дәүләт хезмәткәрләре өчен бушлай белем бирү максатын күздә тота. Программаны ДОМ.РФ сайты һәм “Стрелка” медиа, архитектура һәм дизайн институты РФ Төзелеш министрлыгы ярдәме белән башлап җибәргән. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Яшь белгечләр гади авыл хуҗалыгы районында формалаштырган уңай шәһәр мохитенә соклануларын белдерделәр. Мөслим мисалында Россиядә авылда да яхшы шартларда яшәп була икән дигән фикер белән киттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot