news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим йөзүчеләре районара ярышларда 26 медаль алган

Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады.

Мөслим йөзүчеләре районара ярышларда 26 медаль алган
muslumirc.ru/

(Мөслим, 10 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Мөслим гимназиясе бассейнында районара йөзү ярышлары узды. Чарада Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнары һәм безнең укучылар командалары составында 70 бала чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуларның 44е – район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. Ярышлар шәхси-команда зачетында барды. Спортчылар үз яшь төркемнәрендә 100-50 метрда брасс, 50-25 метрда ирекле стильдә йөзде.

Шәхси зачетта 16 комплект, эстафета йөзүендә 2 комплект медаль уйнатылды. Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады.

Нәтиҗәдә район командасы 4 алтын, 11 көмеш һәм 11 бронза медальгә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot