news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим урамыннан зур тизлектә бара торган җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган

Салонда кысылып калган машина йөртүчене һәм пассажирларны коткаручылар чыгарган.

Мөслим урамыннан зур тизлектә бара торган җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган
очевидцы

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Мөслим авылында җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп капланган һәм юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт кичә кич булган. Видеода көмешсыман-соры төстәге «Лада» автомобиле зур тизлектә авыл урамы буйлап хәрәкәт итүе күренә. Җиңел машина берничә тапкыр әйләнеп каплана һәм юл кырыена төшеп китә.

Шаһитлар төшергән фотоларда салонда кысылып калган машина йөртүчене һәм пассажирларны чыгару өчен коткаручылар ярдәме кирәк булуы күренә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot