news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөслимә туташ – 2009” бәйгесендә “Мөхәммәдия” шәкерте Ландыш Мөхәммәтҗанова җиңде

Аңа "Мелита"фабрикасында тегелгән тун бүләк ителде

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Татарстан Мөслимәләре берлеге инициативасы һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә оештырылган «Мөслимә туташ – 2009” бәйгесендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Ландыш Мөхәммәтҗанова җиңде.


Быел 18-25 яшьлек мөслимә туташлар арасында конкурс икенче тапкыр уздырылды һәм зур кызыксыну уятты. Баштан ук бәйге республика хатын-кызлар хәрәкәтен үстерү, әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау, сафлык-пакълык, мөслимәнең максатчанлыгы турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә мөнәсәбәтләренә өйрәтүдә булышлык итү һ.б. максатларны күз алдында тоткан иде.

Конкурста кияүдә булмаган, актив, акыллы, Ислам динен тотучы, милли гореф-гадәтләрне, милли аш-су төрләрен әзерли һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтә белгән, флористика серләренә төшенгән, милли төсмердәге киемнәрне тәкъдим итә алган кызлар катнашу мөмкинлегенә ия иде. Бүген бәйге финалына, үзләренең Ислам тарихын ничек белүләрен, Коръән аятьләрен дөрес итеп, бөтен шартын туры китереп укуларын, аш-суга һәм кул эшләренә, мөселманча яулык бәйләүдә, чәчәк бәйләмнәрен ясауда осталыкларын күрсәтергә дип, 8 мөслимә туташ чыккан иде.
Аларны бүгенге тантана белән Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре секторы башлыгы Марат Гатин, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре котлады.

Р.Җамалетдинов сүзләренчә, соңгы елларда асылыбызга, иманыбызга кайту юлында бик күп чаралар уздырыла. “Дин юлындагы балалар – камил кешеләр. Бәйгедә катнашучы кызлар – бар яктан килгәннәр”, - диде ул, мөслимә туташларга мөрәҗәгать итеп. Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы җәберләнгән, кимсетелгән дигән фикер яши. Ә бу һич тә алай түгел, дип саный ул. Марат Гатин исә мондый чараларның әхлаклылыкны һәм гуманлылыкны үстерүгә зур өлеш кертә, дип белдерде.

Наилә ханым Җиһаншина фикеренчә, хатын-кызларның активлыгы яңа мөмкинлекләр ача. Башка конкурслар кызларның тышкы матурлыгын гына күрсәтсә, мөселман бәйгеләре туташларның эчке дөньясын ачуга юнәлтелгән. Бүген кызларның эчке матурлыгын ачарга остазбикәләр, педагоглар, медиклар, аш-су осталарыннан торган мәртәбәле жюри булышты. Кызларга бигрәк тә Коръән сурәләрен яттан сөйләү авыррак бирелде. Бу хакта жюри әгъзасы Фәния Җәләлиева да билгеләп үтте. Мөслимәләр татар халык ашларын, кул эшләрен, үзләре турындагы сюжетларны алдан әзерләп килгән иде, шуңа күрә аларны тәкъдим итү җиңелрәк булды. Кызларның кул эшләре арасында бәйләнгән, теккән, чиккән киемнәр, эскәтерләр һәм сөлгеләр бар иде.

Нәтиҗәдә мәртәбәле жюри конкурсның Гран-приен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Ландыш Мөхәммәтҗановага тапшырды. Аңа “Мелита” фабрикасында тегелгән тун бүләк ителде. Беренче урын – “Сәләтле мөслимә” исеме – Энҗе Кадыйровага, икенче урын – “Зирәк мөслимә” исеме – Эльмира Низамиевага, өченче урын – “Гыйффәт туташ” исеме Лиана Гафуровага һәм Гүзәл Хисамиевага бирелде. Кызларга шулай ук оештыручыларның махсус бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100