news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим тавык һәм чебиләрен Россиянең башка төбәкләреннән дә килеп алалар

Чайка” фермер хуҗалыгы бүгенге көндә 9 млн эмбрион җитештергән. Шулай ук 3 млн чеби, 800дән артык тавык үстереп саткан.

(Мөслим, 18 май, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Мөслимдә яшәүче Дамир Шәңгәрәев кошчылык тармагына нигез салганда эшен нибары 2-3 торактан башлап җибәргән иде. Аннан соң эшмәкәр дистәдән артык ферма төзеп, җитештерү тармагын тагын да киңәйтте.“Чайка” фермер хуҗалыгы тиздән олы бер комплекска әвереләчәк, чөнки быел тагын өр-яңа корпус төзергә ниятли фермер. Булачак төзелеш урынына узган җомгада казык кагылды, дип яза җирле басма.

Әлеге тарихи мизгелләрне карарга килгән район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин иң элек узган ел сафка баскан корпус белән таныштылар, хуҗалык территориясендәге башка үзгәрешләрне карадылар.

– Үз эшебезне башлаганда биредә тулы бер кошчылык комплексы төзергә дигән максат куйган идек. Бүген инде шул планнарыбызны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барабыз. Биредә дүртенче корпус сафка басканнан соң, кошчылык тармагының тулы бер коплексы барлыкка киләчәк.Яңа тораккайомырка тавыклары кайтарачакбыз. Алардан инкубацион йомыркалар алып, чеби чыгарып биологик материал әзерләргә ниятлибез.Аларны,эмбрион хәленә җиткереп, гриппка каршы вакцина ясаучы заводларга җибәрүне күздә тотабыз, – диде Дамир Шәңгәрәев.

“Чайка” фермер хуҗалыгы бүгенге көндә 9 млн эмбрион җитештергән. Шулай ук 3 млн чеби, 800дән артык тавык үстереп саткан. Тавык һәм чебиләрне Мөслим районы гына түгел, Татарстан һәм  Россиянең башка төбәкләреннән дә алып китәләр.

Район башлыгы, “Чайка” фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә зур бәя биреп, кошчылык тармагына зур өметләр баглавын белдерде:

– Бүген җирлегебездә кошчылык тармагы киң колач белән үсүен дәвам итә. Фермерлар иске торакларны кулланып кына калмыйлар, яңаларын салып, заманча технологияләр, чит ил җиһазлары кулланалар,икътисадый күрсәткечләрен ныгыталар, райондашларыбызны эш урынннары белән тәэмин итәләр.Киләчәктә кошчылык районыбызның иң көчле тармагы булыр дип ышанам. Шунысы куандыра: кошчыларыбыз ярдәме белән ит җитештерү буенча республикада бишенче урынга күтәрелдек. Әлеге позициядән чигенмәскә кирәк.

Әйе, районның кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлары елдан-ел киңәя, алар сафына яңа эш башлаучылар кушыла. Киң колач белән эш алып бару өчен мөмкинлекләр булганда,алар сынатмаслар, алга куйган максатларына ирешерләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100