news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" исеме астында XIV нче Россия конгрессы узды.

(Мөслим, 10 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты, дип яза җирле басма.

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" исеме астында XIV нче Россия конгрессы узды.

Анда Мөслим районы педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Конгресста неонотология буенча актуаль проблемалар, сабыйларга кагылышлы башка мәсьәләләр турында да киңәйтелгән сөйләшү, фикер алышу булды. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүгенге медицинада булган яңалыклар, яңа алымнар турында сөйләде. Конгресстан соң "Медицина учреждениесендә корпоратив компетенциянең бердәм моделен булдыру" исеме астында тренинг узды. Башкаланың республика клиник хастанәсе каршындагы югары технологияләр белем бирү үзәгендә оештырылган әлеге чарада Резеда Мөҗипова белән бергә районның баш табибы Рамил Морзаханов, район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге инспекторы Эльвира Хәсәнова да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot